ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Хәвеф-хәтәр

Казанда тәүлек әйләнәсе эшли торган кафе хезмәткәре кассадан акча урлаган

21 февраль 2018, 13:07

Казанда тәүлек әйләнәсе эшли торган кафе хезмәткәре кассадан акча урлаган   Чехов урамындагы кафедан хатын-кыз җиде мең сум акча алган.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Казанда тәүлек әйләнәсе эшли торган кафе хезмәткәре кассадан акча урлаган. Бу хакта Россия Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чехов урамындагы кафедан җиде мең сум акча урлану турында хәбәр алынган. Урында администратор Россия Милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләренә акча урлауга аларда эшләүче хатын-кызның катнашы барлыгын җиткергән. Күзәтү камераларында акча урлану очрагы теркәлгән.

Россия Милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләре озакламый 44 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Аңарда акча булмаган. Тоткарланучыны алга таба тикшерү өчен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10