ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл

Татарстанда мал азыгы буенча проблемалар юк - министрлык

21 февраль 2018, 11:42 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда мал азыгы буенча проблемалар юк - министрлык “Икмәк тә, силос та җитәрлек, ашат та ашат”, – диде министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республиканың терлекчелек тармагында мал азыгы буенча проблемалар юк. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтте.

“Татарстан игенчеләре узган елда 5 млн тонна ашлык җыеп алды. Аның бәясе дә юк. Малларга ашат та ашат кына. Аны бит моннан хәзер әллә кая сатып булмый. Новороссийскига куа башласак та, 2 сумга арта бәясе, аны беркем дә алмый”, – диде урынбасар.

Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, бүген ашлык җитәрлек. Шулай ук хуҗалыклар силос, сенаж, салам, печәнгә дә кытлык кичерми.

“Әмма узган елда яңгыр күп булу сәбәпле, азыкның энергиясе начар һәм сыйфаты да түбәнрәк. Шуңа күрә, терелек азыгының сыйфатын арттыру өчен, өстәмә кушылмалар кулланырга кирәк. Тәмләндереп, үзгәртеп җибәрү өчен. Әз генә борыч сипсәң, аш та тәмлеләнә бит”, – дип әйтте министр урынбасары.

“Татар-информ” алдарак, сөт продукциясеннән сәүдә челтәрләре күпме табыш алуы хакында да Нәҗип Хәҗиповның фикерен биргән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10