ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Хабаровск өлкәсенең хөкүмәт вәкилләре белән очрашты

21 февраль 2018, 11:25

Васил Шәйхразиев Хабаровск өлкәсенең хөкүмәт вәкилләре белән очрашты В. Шәйхразиев Хабаровск татарларын борчыган төп мәсьәлә — Сабантуй уздыру урыны турында сүз кузгатты.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Хабаровск өлкәсе Хөкүмәте рәисенең эчке эшләр сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Виктор Васильевич Марценко белән очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 2017 елда узган VI съездта Милли Шура сайланганын, шул исәптән Шураның 75 кешедән торуы, елга бер тапкыр җыелуын, үзенең федераль округларда очрашулар уздыруының бурычлары хакында сөйләгән. Хабаровск өлкәсендәге татар оешмалары актив эш алып бара, дип белдергән ул.

Хабаровск өлкәсе Хөкүмәте рәисенең урынбасары В.В.Марценко үз чиратында өлкәдә 7 меңнән артык татар яшәвен, милли һәм дини оешмаларның хакимият белән эшчәнлек алып барулары, Халыклар дуслыгы йорты эшләп килүе хакында сөйләгән. Виктор Васильевич хәтта Хабаровск өлкәсе Халыклар дуслыгы йортының беренче җитәкчесе Салават Сөләйманов булуын да искәртеп үткән. Шулай ук ул Хабаровск мәчетенең һәм Әхмәд хәзрәт Гарифуллинның Урта Азия илләреннән килгән мигрантларны мондагы томышка җайлаштыруда төп терәк булып торуын да атап узган.

"Очрашу вакытында В.Г.Шәйхразиев Хабаровск татарларын борчыган төп бер мәсьәлә барлыгы хакында сүз кузгатты. Ул да булса — Сабантуй уздыру урыны. Ел саен халкыбызның милли бәйрәме уздырыла торган стадионның ремонтка ябылуы сәбәпле, 2017 елда Сабантуй уздыру өчен башка урын бирелгән, әмма ул бик җайлы түгел икән. В.В.Марценко исә әлеге мәсьәләне хәл итү өчен татар оешмалары белән эшләячәкләре турында белдерде", дип әйтелгән әлеге хәбәрдә. 

Очрашуда шулай ук Хабаровск өлкәсенең Эчке сәясәт һәм мәгълүмат министры Сергей Комаров, Эчке сәясәт һәм мәгълүмат министрлыгының дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча идарә башлыгы Александр Ивангин, мәдәният министрының беренче урынбасары Марина Лоскутникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Рамил Зәкиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев катнашты.

"Татар-информ" Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хабаровск шәһәренә килде, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10