ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Мәдәният

#атнабай флешмобына Илназ Баһ кушылды

21 февраль 2018, 17:03 , Фото: Султан Исхаков

#атнабай флешмобына Илназ Баһ кушылды Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына җырчы Илназ Баһ кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Ул кайдадыр бик-бик якында" шигырен укый. 

"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигырьләрен укый. Бу проект Әнгам Атнабаев шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту максаты белән эшләнде.

#атнабай флешмобында Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Кадим Нуруллин, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева катнашты. Шулай ук әлеге флешмобка Башкортстаннан мәктәп укучылары да кушылды.

 

Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләрне социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин. Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10