ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Җәмгыять

Башкортстанда мәдәни мирас биналарын саклау өчен хәйрия ярдәме җыялар

21 февраль 2018, 11:00

Башкортстанда мәдәни мирас биналарын саклау өчен хәйрия ярдәме җыялар Хәйрия акчасы фәнни-проект документацияләрен эшләүгә, тарихи-мәдәни дәүләт экспертизасын уздыруга тотылачак.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Башкортстанда мәдәни мирас биналарын саклауга хәйрия ярдәме җыю игълан ителгән. Акцияне уздыру тәкъдиме белән Башкортстанда Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе карамагындагы иҗтимагый совет чыккан. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Хәйрия акчалары “Россия Федерациясе халкының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) турындагы" федераль канун нигезендә, төбәктәге мәдәни мирас объектларын саклау һәм тиешле дәрәҗәдә тотуга юнәлдереләчәк, диелә әлеге хәбәрдә.

Ирекле хәйрия ярдәме физик һәм юридик затлар тарафыннан ирекле рәвештә билгеләнә.

Хәйрия акчасы фәнни-проект документацияләрен эшләүгә, тарихи-мәдәни дәүләт экспертизасын уздыруга, проект-смета документацияләрен эшләүгә, төзекләндерү, реставрация, консервация, объектларны заманча куллану эшләренә тотылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10