ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Авыл

Кушъелга авылында ачылган блок-модуль кибеттә макулатура да тапшырып булачак

21 февраль 2018, 11:16

Кушъелга авылында ачылган блок-модуль кибеттә макулатура да тапшырып булачак Кибеттә ит, сөт, икмәк, җиләк-җимеш, яшелчә, шулай ук көндәлектә кулланыла торган көнкүреш товарлары сатыла.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Кушъелга авылында блок-модуль кибетнен ачу тантасы булды. Объект «Авыл кибете” республика программасы кысаларында төзелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Яңа бинада шулай ук макулатура һәм икенчел чимал алу пункты да булачак.

"Бу икенче объект инде. Беренче шундый кибет Шепкә авыл җирлегенең Имәнлебаш авылында ачылган иде, - дип сөйләгән район башлыгы Рәзиф Кәримов. - Кибетнең ассортименты бай: ит, сөт, икмәк әйберләре, җиләк-җимеш, яшелчә, шулай ук көндәлектә кулланыла торган көнкүреш товарлары да бар".

"Шундый кибет ачылуга без бик шатбыз. Кибет ул - товарлар сату өчен билгеләнгән бина гына түгел, ә очраклы рәвештә авылдашлар очрашып, сөйләшә, аралаша торган урын да", - дип әйткән Кушъелга авылында яшәүче Сөләйман Гарипов. 

Чарада район башлыгы Рәзиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, Зәй районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Анатолий Шалафаев һәм башкалар катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10