ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

“Татар-информ”лылар Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә татар зыялылары белән очрашты

21 февраль 2018, 10:44

“Татар-информ”лылар Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә татар зыялылары белән очрашты Журналистлар күренекле татар эшмәкәрләре, татар иҗтимагый берләшмә җитәкчеләре һәм ике төбәкнең дә иҗади зыялы шәхесләре белән интервьюлар эшләде.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). “Татар-информ” агентлыгы журналистлары берничә көн дәвамында Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә эшләде. Алар биредә күренекле татар эшмәкәрләре, татар иҗтимагый берләшмә җитәкчеләре һәм ике төбәкнең дә иҗади зыялы шәхесләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Интервьюларны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында һәм “Татарстан - Яңа Гасыр” телеканалында карап булачак.

"Татарстан мәгълүмат агентлыгы – ул “яңалыклар язу цехы” гына түгел, ул Интернет-телевидение дә, радиотапшырулар студиясе дә, конференцияләр уздыруда төп мәйданнарның берсе дә. Моннан тыш, “Татар-информ” журналистлары киң аудиториягә турыдан-туры мәгълүмат тапшырудан тыш, интервью һәм аналитик мәкаләләр бастыра, сайт исә мәгълүмат тапшыруда төрле интерактив чаралар ярдәмендә даими рәвештә яңарып тора", дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10