ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хабаровск шәһәренә килде

21 февраль 2018, 08:07 , Фото: http://tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хабаровск шәһәренә килде Милли шура рәисе Ерак Көнчыгыш федераль округындагы татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән, татарлар активы белән очрашачак.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 21 февраль көнне, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хабаровск шәһәренә килде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эш сәфәре кысаларында Милли шура рәисе Ерак Көнчыгыш федераль округындагы татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән һәм шулай ук Хабаровск краеның җирле татар активы белән очрашачак.

Шулай ук, Васил Шәйхразиевның Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Виктор Марценко белән дә очрашу планлаштырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10