ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Рәсми Татарстан

Татарстанда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе оешуга 100 ел тулды

21 февраль 2018, 07:38

Татарстанда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе оешуга 100 ел тулды Бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре оешуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм 19 февральдә узды. Чара “Корстон” комплексы мәйданчыгында булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады. Аның сүзләренчә, узган елларда комиссия аша социаль яктан куркыныч хәлдә булган меңнәрчә гаиләләр узган, шуңа күрә кеше хәленә керә белүчеләрнең үз вакытында ярдәмгә килүе бик мөһим. Әсгать Сәфәров Республика комиссиясе җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде, алар төрле елларда комиссия эшенә зур өлеш керткәннәр.

Бу чарада шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Евгений Сильянов катнашты.

Аннары комиссиянең иң актив әгъзаларын һәм ветераннарны бүләкләделәр, диелә әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10