ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Җәмгыять

Азнакайда “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелде

21 февраль 2018, 03:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелде Бәйрәмне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул сүзен Кызыл Армиянең 100 еллыгы һәм Ватан сакчысы көне белән котлаудан башлады.

 (Азнакай, 21 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Ватан сакчылары көне уңаеннан, Азнакай районының менә дистә елдан артык инде “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелеп килә. Өлкәннәребезне җыйган бәйге быел шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә үтте. Күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарының да катнашуы аңа тагын да тантана өстәде, дип яза район газетасы.

Кунаклар әүвәл мәктәпнең музеенда булдылар, укучыларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, иҗади чыгышларын карадылар. Биредәге оешканлык, тәрбияви юнәлеш эшчәнлегенең киңкырлылыгы, мәктәпнең заманча җиһазланышы, алдынгы технологияләрдән нәтиҗәле файдалану барсында да яхшы тәэсирләр калдырды.
Яшь армиячеләрнең тигез сафлары ветераннарны, бәйрәм кунакларын бәйге үтәсе спортзалда каршылап, хәрби осталыкларын да күрсәтеп алдылар. Кунаклар дигәннән, очрашуда ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та катнашты, ярышта көч сынашырга Туймазы районы ветераннары да килде.

Бәйрәмне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул сүзен Кызыл Армиянең 100 еллыгы һәм Ватан сакчысы көне белән котлаудан башлады.

–Сез – районыбызның зур горурлыгы, аның алтын фонды,– диде ул ветераннарыбызга мөрәҗәгать итеп. – Сугыш чорында илебезнең азатлыгы өчен көрәштә күрсәткән батырлыгыгыз, үсмер килеш тылда куйган фидакарь хезмәтегез алдында хөрмәт белән баш иябез. Районыбыз, республика үсешенә өлеш кертүдә, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә әле дә зур активлык күрсәтеп киләсез. Безнең олы таяныч, горурлыгыбыз сез!

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Татарстан Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев, ДОСААФ җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин да котлауларын, теләкләрен ирештерде.

Матур гадәт буенча, ярышларны Бөек Ватан сугышы солдатлары Шамил Усманов, Иван Енин, Мират Гыйләҗетдинов башлап җибәрде. Олы яшьтә булсалар да, яшьлекләрендәге кебек мылтыкны каты тоталар, хәрби чыныгуларын җуймаган алар.

Бу ярыш мәргәнлектә көч сынашу гына түгел, очрашуга ветераннар бер-берләренең хәл-әхвәлен белешергә, истәлекләрне яңартып алырга, бергәләп ял итәргә дип тә киләләр. Һәрвакыттагыча, бәйгедә катнашучылар махсус бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булды. Үзләренә булган кадер-хөрмәттән өлкәннәребез бик канәгать иде, диелә район хәбәрендә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10