ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Икътисад

1 апрельдән пенсия 3 процентка кадәр артачак

20 февраль 2018, 20:55

1 апрельдән пенсия 3 процентка кадәр артачак Хезмәт министрлыгы аңлатуынча, социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак. Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 һәм 382 сумга артып, шуннан соң 13 410 һәм 13 556 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. 

Чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрләрнең инвалидлык буенча пенсияләре уртача 355 сумга артып, 12 688 сумга җитәчәк. Чакыру буенча хәрби хезмәттә булган туендыручысын югалткан хәрби хезмәткәрләр гаиләсенең уртача пенсия күләме 303 сумга артачак һәм нәтиҗәдә 10 746 сум булачак.

Хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан ике пенсия алучы инвалидларның пенсияләре уртача 399 һәм 392 сумга арта.

Башлангыч исәпләүләр буенча, индексация чыгымнары ел ахырына кадәр 9,6 миллиард сум булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10