ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Мәдәният

Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итә

20 февраль 2018, 17:56 , Фото: Салават Камалетдинов

Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итә Бүген республикада муниципаль кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр 2017 елгы эшләренә йомгак ясады.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан киносы мөмкин кадәр үз кулланучысына якынаерга омтыла. “Кино һәр авылга барып җитәргә тиеш. Мин кино тармагына килгәндә үз алдыма шундый бурыч куйдым”, - диде бүген Миләүшә Айтуганова коллегаларына - муниципаль киноучреждение җитәкчеләренә.

Бүген республикада муниципаль кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр 2017 елгы эшләренә йомгак ясады. Татарстан кино челтәренең үсеш перспективалары турында “Татар-информ” хәбәрчеләре дә тыңлады.

Республиканың дәүләт киночелтәрендә 2017 ел дәвамында 15 000 тапкыр фильмнар күрсәтелеп, аларны 286 600 тамашачы караган. Миләүшә Айтуганова кино күрсәтүнең дәүләт заказы булуын билгеләп үтте. Ул Татарстанда кино челтәре башка республикаларга караганда ныграк саклануын, халык тарафыннан кызыксыну булуын әйтте. Дөрес, прокатчиклар Татарстан тамашачысының “Казан кинофестивале кайтавазы”на игътибары җитмәвен дә таныйлар.

Миләүшә Айтуганова республикада эшләп килгән "Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда мәдәниятне үстерү" дәүләт программасында кинематография үстерү буенча подпрограмма әзерләнүен әйтте. Моңарчы Программада “Татаркино” чыгымнары гына каралган булса, хәзер кинематография үсеше биш позициядә чагыла. Беренчесе - фильмнарга хокук чыгымнары. Районнарда муниципаль киноучреждениеләрдә кинофильмнар көнгә өч тапкыр күрсәтеләчәк. Икенче – фильмнар төшерү. Өченче пунктта “Татаркино” филиалларын һәм муниципаль кино учреждениеләрен кино күрсәтү җайланмалары белән тәэмин итү. Комплектка автомобильдән башлап бөтен кирәк-ярак керә. Дүртенчесе – авыл һәм район мәдәният йортларын кино күрсәтү җайланмалары белән тәэмин итү. Миләүшә Айтуганова авыл клубларына 600 мең сумлык җайланма кирәклеген, проектор, экран һәм башкалар керүен әйтте. Тагын бер әһәмиятле позиция – районнардагы кинотеатрларны ремонтлау. Ел саен икешәр кинотеатр ремонтланырга планлаштырылачак. Программа 2020 елга кадәр каралган.

Миләүшә Айтуганова районнарда күрсәтү өчен ике Мисыр фильмын тәкъдим итте. Аларга хокуклар рәсмиләштерелгән, тәрҗемә ителгән һәм тавышландырылган. Болар - “Женский день” фильмы һәм “Наш проповедник” фильмнары. Беренчесе 8 мартта күрсәтелергә тәкъдим ителсә, икенчесе рамазан аенда күрсәтеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10