ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясый

20 февраль 2018, 16:56 , Фото: Ильнар Тухбатов

Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясый Россия Президенты юлламага ышанычлы кешеләренең тәкъдимнәрен кертергә вәгъдә иткән.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Россия Президентына кандидат Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясаячак. Бу хакта РИА “Новости” Путинның сайлау штабы рәистәше Александр Румянцевка сылтама белән хәбәр итә.

“Ул юлламага безнең (ышанычлы кешеләре – ред. иск.) барлык тәкъдимнәребезне кертергә вәгъдә итте”, - дигән Румянцев агентлыкка.

Алдан, 29 гыйнварда, Путин сигез төркемгә бүленгән ышанычлы кешеләре белән очрашу уздырды, дип искәрткән медицина һәм социаль өлкәне кураторлык итүче төркем җитәкчесе Румянцев. Очрашуда ышанычлы кешеләре үз-үзен тәкъдим итүче кандидатка тәкъдимнәрен тапшырган. Алар арасында иң мөһимнәре булып, күппрофильле балалар хастаханәләрен, балалар онкология диспансерларын төзү һәм цифрлы медицина үсеше тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10