ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Авыл

Татарстан депутатлары сөт бәяләре турында Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллый

20 февраль 2018, 16:42 , Фото: архив tatar-inform.ru

Татарстан депутатлары сөт бәяләре турында Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллый “Дәүләт Советы республикада сөт базарында туган вазгыятькә карата борчылуын белдерә”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка сөт продукциясе базарында туган вазгыять буенча мөрәҗәгать әзерләгән. Аны бүген Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев укыды.

“Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә иң күп сөт җитештерүчеләрнең берсе булып тора. Республикада ул илдә җитештерелә торган сөтнең 8 проценттан артыграк өлешен тәшкил итә. 2017 елда илгә шактый күп күләмдә коры сөт, майлар, сыр һәм сырга охшаш продуктлар кертелде. Башка төбәкләрнең сөт эшкәртүче күп кенә предприятиеләре натураль чимал урынына коры сөт куллана башлады. Чын сөттән җитештерелә торган продуктлар бу шартларда бәясе ягыннан артка калды. Сөт җитештерү предприятиеләре складларында сатылмый калган продукция артты. Коры майсызландырылган сөткә бәяләр, узган ел белән чагыштырганда, 37 процентка, сыер маена 29 процентка, сырларга 10 процентка кимеде. Бу хәл сөткә бәяләр кимүгә китерде.

Дәүләт Советы республиканың сөт базарында туган вазгыятькә карата борчылуын белдерә. Сөт бәяләренең 2017 елда башланган кимүе быел да дәвам итә. 2018 елның гыйнварында 1 кг сөт бәясе 22 сумга кадәр төште. Узган ел белән чагыштырганда, аерма 6-8 сум. Бу хәл Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында күзәтелә.

Шул рәвешле, 2018 елның гыйнварында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең сөт сатудан кереме, былтыргыга караганда, 25 һәм артыграк процентка кимеде. Сөт продукциясе базарында мондый вазгыять шәхси ярдәмче хуҗалыкларның торышында тискәре яктан чагыла. Сөт җитештерү һәм сату чыгымлы була бара. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларның кайберләре сыерларның баш санын киметә. Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең керемнәре чыгымнарын капларга гына җитә. Бер литр сөтне җитештерү чыгымнары арта, сатып алу бәяләре агымдагы чыгымнарны капларлык кына. Кредитларны түләү белән проблемалар туды. Шулай итеп авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең әҗәте арта.

Хөрмәтле Дмитрий Анатольевич! Сөт продукциясе базарында бәяләрне тотрыкландыру максатыннан, үзебезнең намуслы җитештерүчеләребезне яклауны һәм сөт продукциясенә карата дәүләт интервенцияләрен үткәрү мөмкинлеген булдыруны сорыйбыз. Шулай ук, сөт продукциясенә карата тариф квотасы үтәлеше буенча контрольне көчәйтү һәм куллану базарында сыйфатсыз сөт продукциясен ачыклау буенча эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча күрсәтмә бирүегезне сорыйбыз”, - диелә Дмитрий Медведевка мөрәҗәгатьтә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның мөрәҗәгатьне кабул итүләрен сорады. Нәтиҗәдә, бер депутат каршы чыкты, калганнары мөрәҗәгатьне юллауны хуплады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10