ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары 49 нчы яшендә вафат булды

20 февраль 2018, 15:31 , Фото: Шамиль Абдюшев

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары 49 нчы яшендә вафат булды Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Юлия Ибраһимова). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кирилл Николаевич Пономарев 49 нчы яшендә вафат булды. Бу турыда “Татар-информ”га Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Гомеренең соңгы көннәрендә Кирилл Николаевич Татарстанда гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру мониторингы буенча эшче төркемне җитәкләгән.

Анатолий Фомин мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. “Бу безнең өчен, мәрхүмнең гаиләсе өчен зур югалту. Ул бик игелекле кеше иде. Җәмәгать эшлеклесе булды. Шулай ук антиквариат белән шөгыльләнә иде”, - дип әйтте Фомин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10