ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Фольксваген Туарег» белән бәрелешеп, «Лада Гранта» капланган

20 февраль 2018, 16:30 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда «Фольксваген Туарег» белән бәрелешеп, «Лада Гранта» капланган Кызыл утка узмакчы булган «Лада Гранта» шоферының башы имгәнгән.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казанның Мәскәү районында килеп чыккан авариянең нечкәлекләре билгеле булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә иртән Гудованцев һәм Беломорская урамнары чатында авария булды. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» автомобилен идарә итүче 67 яшьлек ир-ат светофорның кызыл уты янганда юл аша чыкмакчы була. Нәтиҗәдә, ул Беломорская урамы чатында «Фольксваген Туарег» машинасы белән бәрелешә һәм тимер коймага бәрелеп, яны белән ава. Ике автомобильгә дә җитди зыян килә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, урынга 8нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килә. Алар машиналарга ут капмасын өчен, ике автомобильнең дә аккумуляторларын өзә.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада Гранта» шоферының башы имгәнгән. Аны шәһәр хастаханәсенә озатканнар. «Фольксваген»ның 54 яшьлек йөртүчесе хастаханәгә барудан баш тарткан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10