ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда подъездда кеше атып үтерү эше белән Тикшерү комитеты шөгыльләнәчәк

20 февраль 2018, 15:14 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанда подъездда кеше атып үтерү эше белән Тикшерү комитеты шөгыльләнәчәк Узган елның декабрь аенда билгесез затлар торак йорт подъездында 58 яшьлек ир-атны атып үтерде һәм портфелен алып качты.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Якын көннәрдә Казанның Константиновка бистәсендә Рәис Әхмәдуллинны үтерүгә кагылышлы эш материаллары Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенә тапшырылачак. Бүген республика эчке эшләр министры Артем Хохорин бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 35 нче утырышында шул хакта белдерде.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган елның 18 декабрендә билгесез затлар торак йорт подъездында 58 яшьлек ир-атны атып үтерде һәм портфелен алып качты. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

«Бүгенге көндә зур күләмдә оператив чаралар башкарылды. Бу эшне тикшерүдә шактый алга китеш бар. Якын көннәрдә җинаятьчеләрне тоткарлау һәм алдагы эшчәнлек өчен Тикшерү комитетына материаллар тапшырачакбыз», - дип искәртте Артем Хохорин.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10