ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Икътисад

Татарстан Владимир Путинның май указларын үтәү буенча алдынгы төбәк булды

20 февраль 2018, 14:39 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстан Владимир Путинның май указларын үтәү буенча алдынгы төбәк булды Республика икътисад һәм социаль сәясәт өлкәсендә Президентның май указларын гамәлгә ашыруга бәйле иң күп телгә алына торган төбәк булды.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2012 елның маенда имзаланган икътисади һәм социаль өлкәгә кагылышлы указларны үтәү буенча Россия төбәкләре медиарейтингы лидеры булды. Россиянең «Медиалогия» бәйсез тикшеренү компаниясе аналитиклары шундый нәтиҗәгә килде.

Быелның гыйнвар ае мәгълүматлары буенча, Татарстан 870,1 медиаиндексы белән икътисад өлкәсендә май указларын гамәлгә ашыру буенча Россия төбәкләре арасында беренче баскычта урнашты.

Россия Президентының икътисад өлкәсендә май указларын гамәлгә ашыру буенча Дагыстан (649 медиаиндексы) икенче, Якутия (449,1) өченче урынны алды. Алдынгылар унлыгына шулай ук Коми, Карачаево-Черкесия, Удмуртия республикалары, Түбән Новгород, Төмән, Новгород һәм Смоленск өлкәләре керде.

Татарстан шулай ук 1784,1 медиаиндексы белән социаль өлкәдә Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү буенча әйдәп баручы башка төбәкләрне сизелерлек артта калдырды.

Моннан тыш, Татарстанда уртача хезмәт хакының 31 мең сумга җитеп, республиканың Идел буе федераль округында әлеге уңайдан икенче урынга чыгуы турында хәбәр ителде.

Социаль өлкәдә Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү буенча лидер төбәкләр унлыгына шулай ук Краснодар өлкәсе (1243 медиаиндексы), Коми (1163,1), Якутия (1130,1), Дагыстан республикалары, Приморье, Мәскәү, Ульяновск, Омск һәм Мурманск өлкәләре керде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10