ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак
Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде

Икътисад, Сәясәт

Татарстан федераль бюджет биргән кредитлар буенча бурычларны киметә

20 февраль 2018, 13:40 , Фото: архив gossov.tatarstan.ru

Татарстан федераль бюджет биргән кредитлар буенча бурычларны киметә Татарстан Республикасы йөкләмәләрен 5 млрд 731 млн 143 мең сумга кыскарту күздә тотыла.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Дәүләт Советы утырышында "Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары биру турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында" Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Нәтиҗәдә, федераль бюджеттан бирелгән кредит бурычлары реструктуризацияләнә. Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Раслауга тәкъдим ителә торган өстәмә килешүләр белән, федераль бюджеттан бирелгән бюджет кредитлары буенча Татарстан Республикасы йөкләмәләрен 5 млрд 731 млн 143 мең сумга кыскарту күздә тотыла.

Федераль үзәк бурычларны 2024 елга кадәр 7 ел эчендә түләп бетерү мөмкинлеге бирә. 2018-2019 елларда ел саен 286 млн 557 мең сум (бурычның 5 проценты) түләп бару ниятләнә; 2020 елда – 573 млн 114 мең сум (әҗәтнең 10 проценты); 2021– 2024 елларда – ел саен 1 млрд 146 млн 229 мең сум (бурычның 20 проценты). Шулай өлешләп түләгән өчен еллык 0,1 процент күләмендә ставка каралган.

Законны кабул итү Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә акчалар бүлеп бирүне таләп итми.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10