ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Дин

Пермь өлкәсендә берьюлы өч яңа мәчет төзелә

20 февраль 2018, 14:23 , Фото: архив/Салават Камалетдинов, dumrf.ru

Пермь өлкәсендә берьюлы өч яңа мәчет төзелә Бер гасырлык тәнәфестән соң, Пермь өлкәсендә берничә яңа мәчет төзи башлаганнар.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 2018 ел Пермь өлкәсендә ислам дине тарихына барыннан да элек бер гасырлык тәнәфестән соң, төбәктә берничә мәчет төзелә башлау белән кереп калачак. Быелның язында Нытва шәһәрендә яңа иман йорты файдалануга тапшырылачак. Моннан тыш, Кондратово авылы һәм өлкәнең башкаласында тулы куәтенә гыйбадәт йортлары төзелә. Бу хакта Пермь өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Нытва шәһәрендә мәчет беркайчан да булмаган. Быел ачылачак иман йорты шәһәр һәм якын-тирә авыллардан берьюлы 150 кешене сыйдырыр дип көтелә. Биредә тиешле дини йолаларны үтәү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган аерым бүлмә дә каралган.

Әлеге хәбәрдә Пермь өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илһам хәзрәт Бибарсов сүзләре китерелгән: «2018 ел Нытва шәһәре һәм әлеге төбәктәге күпсанлы районнарда яшәүче мөселманнар өчен тарихи ел булачак. Шәех мөфти Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы, аның мораль һәм финанс ярдәме белән без мәчет төзелешен лаеклы төстә тәмамлый алдык». 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10