ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Икътисад

KazanSummit федераль статуска ия булачак

20 февраль 2018, 13:12 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

KazanSummit федераль статуска ия булачак Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә саммитның оештыру комитеты башлыгын сайлыйлар.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммиты федераль статуска ия булачак. Бүген Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Быелның май аенда Казанда унынчы саммит узачак. Чараның яңа статусы күпсанлы кызыклы кунаклар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, диде Миңнуллина.

«Россия Президенты Татарстанга килгәч, без әлеге чарага федераль статус бирү мәсьәләсен күтәргән идек. Бу тәкъдим федераль дәрәҗәдә хуплау тапты. Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә саммитның оештыру комитеты башлыгын сайлыйлар», - дип ачыклык кертте ул.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Ислам хезмәттәшлек оешмасы генераль сәрктибе Юсеф Бен Әхмәд әл-Усаймин, CIBAFI (Ислам банклары һәм финанс институтлары советы) генераль сәрктибе Абделила Белатик, берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры Солтан бин Сәед әл-Мансури, "Thomson Reuters"ның ислам финанслары башлыгы Мостафа Адил һ.б. саммитта катнашачакларын раслаган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10