ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Сәясәт, Җәмгыять

Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин

20 февраль 2018, 12:36 , Фото: архив tatarstan.ru

Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин “Җинаятьчелекне кисәтү өлкәсендә күп кенә яңа эш алымнарына Дәүләт Советы ярдәме белән ирешелде”, - диде Татарстан буенча эчке эшләр министры.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында 2017 елда полиция эшчәнлеге турында хисап тотты. Узган елда Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә, дип белдерде министр үзенең чыгышында. Соңыннан ул депутатларның сорауларына җавап бирде.

Артем Хохорин теркәлгән җинаятьләр саны кимү тенденциясе күзәтелүен әйтте. Республикада үтерү, фатир басу, талау җинаятьләре кимегән. Мошенниклык фактлары бераз арткан. Әмма башка төбәкләр белән чагыштырганда, күпкә түгел. Татарстанда ул 1 процентка артса, Россиядә уртача 7 процентка, Идел буе федераль округында 14 процентка арткан. Балигъ булмаганнар кылган җинаятьләрнең шактый кимүе күзәтелә. Соңгы 15 елда иң түбән күрсәткечкә ирешелгән.

“Оператив-хезмәт эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча диярлек, Эчке эшләр министрлыгының эш күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә”, - диде министр. Аның әйтүенчә, узган елда барлыгы 26 меңнән артык җинаять ачылган. Аларның һәр бишенчесе авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә. Элекке еллардагы 1 меңнән артык җинаять буенча эшләр судка юлланган.

Былтыр Татарстанда террорчылык характерындагы 34 җинаять, экстремистик юнәлешле 47 җинаять теркәлгән. 29 җинаять эше буенча карарлар чыгарылган, 64 зат җаваплылыкка тартылган. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре туплаган материаллар нигезендә, прокуратура органнары экстремистик эшчәнлеккә чик кую буенча 160 кисәтү ясаган. 133 кеше административ җәзага тартылган.

Узган елда 2574 икътисади җинаять теркәлгән. Гражданнарга һәм оешмаларга 3,6 миллиард сум күләмендә зыян кайтарылган. Ачыкланган җинаятьләрнең чирек өлеше коррупция белән бәйле. Федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнарының 115 вазифаи заты коррупциядә фаш ителгән. Законсыз алынган акчалар 32 миллион сумнан арткан.

Наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларны куллануга каршы актив эш дәвам иттерелгән. Полиция тарафыннан ачыклана торган наркоҗинаятьләр саны арткан. 40 наркоканал ябылган. Барлыгы 300 кг наркотик законсыз әйләнештән чыгарылган. Округта бу иң яхшы күрсәткеч.

Республика район-шәһәрләрендә видеомониторинг системасын киңәйтү эше алып барыла. Татарстанда 17 меңнән артык видеокамера куелган. Алар ярдәмендә ачыкланган җинаятьләр саны ике тапкыр арткан. Бүген республикадагы күп фатирлы йортларның өчтән бер өлеше видеокамералар белән җиһазланган.

“Җинаятьчелекне кисәтү өлкәсендә күп кенә яңа эш алымнарына Дәүләт Советы ярдәме белән ирешелде. Татарстанга инде гадәти булган күп кенә әйберләр шактый төбәкләр өчен ачыш санала. 2018 ел полиция өчен җиңел булмаячак. Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм сайлауны уздыру процессында куркынычсызлыкны тәэмин итү эше тулы куәтендә бара. Моның белән параллель рәвештә футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек бара. Ул безне ныклыкка сынаячак. Мондый масштабтагы чараларда тамашачылар күп була, кайбер командаларның җанатарларының үз-үзен тотышы мәгълүм. Без конфликтлар килеп чыгуны кисәтергә тиеш”, - дип ассызыклый министр.

Докладтан соң депутатлар сораулар яудырды. Алар эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен кыскарту, коррупциягә, законсыз уен бизнесына каршы көрәш, узган еллардагы җинаятьләрне ачыклау барышына кагылышлы иде. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Казан мәчет имамы Сөләйман Зариповны эзләү һәм Яңа татар бистәсе зиратында кабер ташларын җимергән вандалларны ачыклау ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды. “Барлык сораулар да хәл ителгән, дип әйтеп булмый. Әмма министрлык алар буенча тулы көчендә эшли”, - диде Артем Хохорин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10