ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Татар дөньясы

Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды

20 февраль 2018, 12:27 , Фото: tatar-congress.org

Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды Фестиваль Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, проектның авторы Зәйтүнә Вәлишинаның 55 еллык иҗади эшчәнлегенә багышланган.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Оренбург өлкәсе Әсәкәй район үзәгендә төбәкара “Ак хисләр” фестивале узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы фестиваль Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, проектның авторы Зәйтүнә Вәлишинаның 55 еллык иҗади эшчәнлегенә багышланды, диелә әлеге хәбәрдә.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүнә Вәлишинаны районның иҗат коллективлары, Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Әпсәләмова, Өлкә законнар чыгару Җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Гөлназ Шәйхи котлаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10