ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Мәдәният

“Айкай” удмурт ансамбле Татар дәүләт филармониясендәге концертта татарча җырлар башкарачак

20 февраль 2018, 11:52 , Фото: Султан Исхаков

“Айкай” удмурт ансамбле Татар дәүләт филармониясендәге концертта татарча җырлар башкарачак Ижевск шәһәренең фольклор театры 28 еллыгын билгеләп уза.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Ижевск шәһәренең “Айкай” удмурт фольклор театры 28 еллыгын билгеләп уза. Шул уңайдан Удмурт дәүләт фольклор театрының “Айкай” дәүләт җыр һәм бию ансамбле 27 февральдә  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концерт куя. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ансамбль артисты Геннадий Кузнецов хәбәр итте.

Удмурт Дәүләт фольклор театрының “Айкай” дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1990 елның 12 апрелендә төзелгән. Ансамбльнең исеме шатлык мизгелләре һәм уңай тәэсирләр дигәнне аңлата.

Интервью с удмуртским ансамблем

“Үзебезнең чыгышыбыз аша тамашачыларга күңел күтәренкелеге бүләк итәргә тырышабыз. Ансамбль артистлары удмуртларның фольклорын - гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга күп көч куя. Безнең төп максатыбыз - милли үзаң, халык иҗатына карата игътибар һәм горурлык хисләре уяту, Удмуртия татарларының тарихын истә тоту”, - ди Геннадий Кузнецов.

“Айкай”ның нигезен яңадан торгызылган аутентик фольклор һәм үзгәртелгән халык җырлары тәшкил итә. Сәхнә һәм вокал-хор эшчәнлегеннән тыш коллектив музыкаль уйналышка һәм халык җырларының инструменталь башкарылуына зур игътибар бирә.

Интервью с удмуртским ансамблем

Ансамбльнең репертуары жанр ягыннан бай. Артистлар удмурт, рус, татар җырлары башкара. “Ижевскида татарлар күп, шуңа күрә татар телендә булган җырларны теләп башкарабыз. Күп җырларны татар теленә тәрҗемә итәбез. Татар һәм удмурт җырлары арасында охшашлык шактый күп. Репертуарыбызда “Аерылмагыз”, “Эх, сез матур кызлар” җырлары бар. Бу җырларны концертларыбызда удмуртлар да көтеп ала. Татар телен хөрмәт итәбез ”, - ди ул.

Хәзерге вакытта коллективта 25 артист чыгыш ясый. Алар арасында профессиональ җырчылар, музыкантлар, декоратив-гамәли сәнгать осталары бар.

Геннадий Кузнецов коллективта яшьләрнең булуына да сөенә. “Яшьләр кызыксына. Концерттан соң килеп фольклор белән танышырга теләк белдерүчеләр бар”, - ди артист.

Концертта ансамбль коллективы тамашачыга музыкаль-хореографик чыгышлар һәм гореф-гадәтләрне чагылдырган тамаша күрсәтәчәк.

Исегезгә төшерәбез: концерт 27 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10