ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Сәясәт

Депутатлар Ләйлә Фазлыеваны вице-премьер вазифасына билгеләү мәсьәләсен килештерәчәк

20 февраль 2018, 10:45 , Фото: архив/Султан Исхаков

Депутатлар Ләйлә Фазлыеваны вице-премьер вазифасына билгеләү мәсьәләсен килештерәчәк Әлеге сорауны утырышка парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова кертте.

(Казан, 20 февраль, Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында депутатлар Ләйлә Фазлыеваны Татарстанның Премьер-министр урынбасары вазифасына билгеләүне килештерү мәсьәләсен караячак.

Бу мәсьәләне утырышның көн тәртибенә кертүне парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте.

Яңа вазифада Ләйлә Фазлыеваның сәламәтлек саклау мәсьәләләрен контрольдә тотуы ниятләнә. Ләйлә Фазлыева моңарчы Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасын башкарды.

Искәртеп үтик, бүген Татарстан Президентының тугызынчы Премьер-министр урынбасары вазифасын кертү турында указы дөнья күрде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10