ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Биектау районында Новосибирск-Адлер поезды бер егетне бәрдергән

20 февраль 2018, 10:17

Татарстанның Биектау районында Новосибирск-Адлер поезды бер егетне бәрдергән Фаҗига Чыпчык тимер юл станциясе янында килеп чыккан.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында Новосибирск-Адлер поезды бер егетне бәрдергән, дип хәбәр итә әлеге хәлнең шаһитлары.

Фаҗига бүген иртәнге бишләр тирәсендә килеп чыккан. Егет Чыпчык станциясе янында тимер юл аркылы чыгарга уйлаган. Шаһитлар әйтүенчә, ул якынлашып килгән поездның тавышын ишетмәгән. Егет алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, егет Казанда яшәгән һәм башкала югары уку йортларының берсендә белем алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10