ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Хәвеф-хәтәр

Видео: Казанда «Лада Калина» автомобиле җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән

20 февраль 2018, 09:33

Һәлакәт 18 февральдә Кызыл Кокшай урамында булган.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Соцаиль челтәрләрдә Казанда җәяүлеләр кичүендә булган һәлакәтнең видеосы дөнья күрде.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 18 февральдә килеп чыккан. «Лада Калина» автомобиле юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, җәяүлеләр кичүендә 48 яшьлек ир-атны бәрдергән.

Нәтиҗәдә, зыян күрүченең оча сөяге һәм сул як балтыры сына. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаталар.

«Лада Калина» автомобиле шоферы исерек булган, дип фаразлана.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10