ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде
Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә
FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Җәмгыять, Мәдәният

Проектларында Татарстанны яктыртучы төрек фотожурналисты Әргүн Чагатай вафат

20 февраль 2018, 15:56 , Фото: Рушания Алтай

Проектларында Татарстанны яктыртучы төрек фотожурналисты Әргүн Чагатай вафат Чагатай әзерләгән “Төркичә сөйләшүчеләр” китабының бер өлеше тулысынча татарларга багышланган.

(Истанбул, 20 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия халкы дөньякүләм танылган фотожурналист Әргүн Чагатайны соңгы юлга озатты. Аның белән хушлашу мәрәсименә якыннары, хезмәттәшләре, җирле хакимият җитәкчеләре катнашты.

81 яшендә дөнья куйган Әргүн Чагатай Татарстан халкы өчен Татарстанның тарихын, татар халкының бүгенге яшәешен, милли гореф-гадәтләрен фоторәсем сәнгатендә яктыртуы һәм аларны дөнья илләрендә танытуы белән әһәмияткә ия. Төркия һәм Европа матбугатында зур яңгыраш алган “Төркичә сөйләшүчеләр” китабының бер өлеше тулысынча татарларга багышланган.

Якынча 500 битлек басмада Урта Азиядән алып Балкан туфракларына хәтле сузылган географиядә урын алган төрки халыкларның тирән тарихы, бүгенге язмышы, буыннан-буынга күчә килгән милли традицияләре, сәнгать җәүһәрләре фотосурәтләр белән тасвирлана. Әргүн Чагатай бу китапны чыгаруга гомеренең 14 елын багышлый. Бу максатын тормышка ашыру өчен, ул 2005-2006 елларда Татарстанга ике мәртәбә барып, берәр айлап үзенә сәнгати азык җыйды. Ул фотоаппаратын муенына аскан килеш бөтен төрки җөмһүриятләрне йөреп, җәмгысе 50 мең фотография төшерә, 150 мең километр юл үтә. Шулай да, җир йөзендәге төрки халыкларның 2000 еллык тарихын аңлату өчен моның гына аз булуын белдерә.

Автор төрки халыкларны 5 эре тема нигезендә аңлатырга омтылган: тел һәм милләт, Төркилек-Евразия симбиозы, дин, сәнгать һәм архитектура, көндәлек сәхнә. Китап фоторәсемнәрдән генә гыйбарәт түгел: анда АКШ, Германия, Голландия, Казахстан, Норвегия, Россия, Татарстан, Төркия, Украина, Франция, Швейцария, Үзбәкстан кебек илләрнең алдынгы тарихчылары, сәнгать белгечләре мәкаләләренә урын бирелгән. Шулар арасында Татарстан сәхифәсендә галимә Гүзәл Вәлиева-Сөләйманованың “Цивилизацияләр чатында татар мәдәнияте һәм сәнгате”, АКШтагы милләттәшебез Юлай Шамилоглуның “Татармы, төрекме: мөселман төрки дөньясының көндәшләре” исемле язмалары да урнаштырылган. Шулай ук Зәки Вәлиди Тоганның кызы, тарих фәннәре профессоры Исәнбикә Тоганның “Сәяси мәдәнияттә сыгылмалылык: төркиләр вә ислам” мәкаләсе дә игътибар җәлеп итә.

“Төркичә сөйләшүчеләр” китабы проектының килеп чыгу тарихы бик гыйбрәтле.

1983 елның июль аенда Франциянең Орли аэропортында ASALA террор оешмасы куйган бомба шартлый. Ул вакытта Франциянең Лайф (Life) журналында фотокорреспондент булып эшләүче Әргүн Чагатай, Истанбулга очарга дип, аэропортка килә һәм куркыныч фаҗигага эләгә. Бөтен тәнен ялкын каплап алуына карамастан ул, фотожурналистлык вазифасын үтәп, коточкыч вакыйга күренешләрен сурәткә алып калырга тырыша. 10 кешенең үлеменә, дистәләрчә кешенең авыр яралануына сәбәп булган шартлауда Чагатай баштан аякка кадәр яна. Французлар әйтмешли, “күмер кисәвенә калган адәм”не Париж читендәге хәрби госпитальгә озаталар. Бөтен гәүдәсенең 35 проценты янган була. Табиблар аның исән калуын могҗизага тиңлиләр. Дәвалануы биш елга сузыла. Бу гомер эчендә ул 12 операция кичерә. Иң нык курыкканы – куллар һәм бармакларын хәрәкәт иттерә алмау.

Париж хастаханәсендә ятканда, эш урынында да булган кебек, француз докторларның аңа “хаста” булудан бигрәк “бер мөселман вә төрек” итеп караулары йөрәген әрнетә. Менә шул “икенче сорт кеше” мөгамәләсе аны төрки халыкларны дөньяга таныта торган мегапроект уйлап чыгаруга китерә. Кул һәм бармаклары хәрәкәт итә башлауга ул хыялын тормышка ашыру юлларын эзли башлый.

Китап иң элек Германиядә 5 мең тираж белән инглиз телендә басыла. Иганәчеләре арасында Төркия Министрлар Кабинетының Таныту Фонды, “Коч” холдингы, хәтта Голландиянең “Принц Клаус (Prens Claus)” фонды да бар. Бу хыялын чынга ашыру өчен автор 400 мең доллар акча сарыф иткән.

Китапта 400 фоторәсем, 34 мәкалә урын алган. Басманың кереш сүзендә Европа галиме Svat Soucek: “Бу китап төрки халыкларының мирасын, мәдәни кыйммәтләренең әһәмиятен аңлата, укучыны җир йөзендәге иң бай цивилизацияләрнең берсе белән таныштыра һәм бүгенге көндә аның нинди роль уйнаганлыгын ачыклый”, - дип, басманың мәгънәви ягына бәя биргән.

“Төркичә сөйләшүчеләр (Turkic Speaking Peoples) китабы турында төрек матбугатлары: “Охшашы булмаган антология басылды”, - дип язды.

Балканнардан – Кытайга, Азиядән – Себергә, Төркиядән Монголиягә тикле сузылган төрки дөньяга һәм серле тарихи үткәннәргә сәяхәт кылдыра торган бу басма - Татарстан китапханәләрендә дә урын алырга тиешле әһәмиятле китап.

Әргүн Чагатай бу проектны тормышка ашыру өчен төшерелгән, әмма китапка кертелә алмаган фотографияләрдән торган күргәзмә дә әзерли. Анда Татарстан белән бәйле фотографияләргә дә урын бирелә. Күргәзмә 2009 елның сентябрь аенда һәм 2010 елның гыйнвар-февраль айларында Франциянең башкаласы Парижда һәм Бордо, Клермон-Ферран, Ла-Рошель, Лион шәһәрләрендә тамашачылар игътибарына тәкъдим ителә.

1937 елның 15 гыйнварендә Измирдә дөньяга килгән Әргүн Чагатай “Бер вакытлар Урта Азия”, “Икенче нәсел”, “Төркиядәге Алманнар” кебек дистәләгән проектның авторы. Аның тарафыннан төшерелгән Арал күленең кору сәбәпләрен аңлата торган документаль фильм 2000 елда “XXXVII Анталия “Алтын әфлисун”” фильм фестивалендә 98 хезмәт арасында беренче урынны яулый.

Әргүн Чагатай Европа илләренә сибелгән төрекләр турындагы “Икенче кушак” проекты фоторәсемнәреннән торган күргәзмәсен май аенда Берлинның “Märkisches Museum” музеенда тәкъдим итәргә җыена иде. Әмма йөрәгенә ясалган уңышсыз операция аны арабыздан алып китте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10