ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Җәмгыять

Эш эзләүчеләргә "Казан ярминкәсе"ндә 700 эш урыны тәкъдим ителәчәк

20 февраль 2018, 08:15

Эш эзләүчеләргә 20-22 февральдә “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсендә “Эш урыннары ярминкәсе” уздырыла.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Эш урыннары белән кызыксынучылар 20-22 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе”нә (“Казанская ярмарка”) чакырыла. Монда XVIII “Мәгариф. Карьера” махсус күргәзмә программасы буенча “Эш урыннары ярминкәсе” уздырыла. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Ярминкәгә шәһәрнең 20 предприятиесеннән кадрлар хезмәте вәкилләре килә. Эш эзләүчеләргә 700 вакантлы урын тәкъдим ителәчәк. Ярминкәгә килүчеләр предприятияләрдәге 15 мең буш эш урыны турында кыскача мәгълүмат белән таныша алачак. Шулай ук Мәшгульлек хезмәте белгечләре белән һөнәри белем алу турында киңәшләшергә, үзеңә кайсы һөнәрнең аеруча туры килгәнен билгеләү өчен тест узарга мөмкин, ди оештыручылар.

Узган атнада Татарстанның 2 шәһәрендә “Эш урыннары ярминкәсе” уздырылды инде. Аларда 300 кеше катнашты, һәм 40 кешегә эшкә урнашу буенча юллама бирелде.

Татарстандагы буш эш урыннары турындагы мәгълүматны “Труд всем” порталында белеп була, диелә министрлык хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10