ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Франция илчесе республикада милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр белән кызыксынды

20 февраль 2018, 07:17 , Фото: http://dumrt.ru/

Франция илчесе республикада милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр белән кызыксынды Сильви Берманн шулай ук православие һәм яһүд руханилары белән конфессиональ элемтәләр алып бару турында да белеште.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Диния нәзарәте резиденциясенә Франциянең Россиядәге илчесе Сильви Берманн җитәкчелегендәге делегация килде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны бигрәк тә республикабызда гомер итүче милләтләр һәм диннәр арасындагы уңай мөнәсәбәтләр, шулай ук Татарстан мөфтиятенең православие һәм яһүд руханилары белән конфессиональ элемтәләр алып бару мәсьәләләре кызыксындырды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге өлкәдә актив эш алып барылуы турында сөйләде. Ул шулай ук кунакларны Татарстандагы дини мәгариф системасы, Болгар ислам академиясе ачылышы белән таныштырды, татар дини мирасы һәм Коръән-хафизлар мәктәбе торгызылуы турында әйтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10