ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән утырышында министрлар да катнашты

19 февраль 2018, 23:00

Утырыш ахырында аграр министр нәтиҗәләре хезмәтләре өчен алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

(Теләче, 19 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән XXI утырышы булып үтте. 2017 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар темасын яктырткан утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да катнашты, дип яза җирле басма.

Аңарчы район кунаклары узган ел сафка баскан “Теләче – Арена” боз сараенда булды. Шулай ук “Батыр” спорт комплексында РСФСРның спорт остасы, танылган фермер Сәгыйть Гыйниятуллин призына үткәрелгән милли көрәш ярышының ачылыш тантанасында катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Теләчене республиканың иң җыйнак, тупланган, оешкан районнарының берсе дип атап үтте. Аның фикеренчә, кыюлыгы, тәвәккәллеге белән аерылып торган район соңгы елларда күп кенә уңай үзгәрешләр кичерде. 2017 елда районның социаль-икъисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2018 нче елга бурычлар турында район башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, быелгы ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә аеруча нык тырышлык таләп итә.

– Теләчедә шәхси хуҗалыклар, фермерлык хәрәкәте аеруча актив. Бу да халыкның максатчан тормышта яшәве турында сөйли. Ирешкән уңышларыгыз күп. Ләкин алга таба да тырышырга кирәк. Авыл хуҗалыгы буенча беренче унлыкка керүне үзебезгә максат итеп куярга кирәк, - диде Марат Әхмәтов.

Утырыш ахырында аграр министр нәтиҗәләре хезмәтләре өчен алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10