ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә дини музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Мәдәният

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган документаль фильм тәкъдим ителде

19 февраль 2018, 21:32 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган документаль фильм тәкъдим ителде Фильм Шиһабетдин Мәрҗани еллыгы уңаеннан төшерелгән.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә әдипкә багышланган документаль фильм тәкъдим ителде.

Фильм Шиһабетдин Мәрҗани еллыгы уңаеннан төшерелгән.

Документаль фильмның продюсеры Нияз хәзрәт Сабиров Казан, Сәмарканд, Бохара кебек шәһәрләрдә дә төшерү эшләре алып барылуын әйтте.

“Бу фильм рус телендә төшерелде. Якын киләчәктә без аны татар телендә дә әзерләячәкбез”, - диде ул.

Конференциядә катнашучы галим, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов фильмның беренче татар телендә төшерелергә кирәк булуы турында фикерен белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10