ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Мәдәният

Уфада “Зөләйха күзләрен ача” авторы укучылар белән аралашачак

19 февраль 2018, 20:19 , Фото: Салават Камалетдинов

Уфада “Зөләйха күзләрен ача” авторы укучылар белән аралашачак Гүзәл Яхина башкорт башкаласына бары бер генә көнгә - 27 февральдә киләчәк.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Уфада “Зөләйха күзләрен ача” китабы авторы Гүзәл Яхина романы буенча куелган спектакльне караячак һәм китап укучылар белән аралашачак. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Гүзәл Яхина башкорт башкаласына бары бер генә көнгә - 27 февральдә киләчәк. 

Республика язучылары белән иҗади очрашу Милли китапханәдә узачак. Биредә язучы ике ел эчендә дөньяның берничә телендә басылган “Зөләйха күзләрен ача” китабының титул тышлыклары коллекциясен караячак.

Башкорт дәүләт драма театры фойесында Гүзәл Яхина спектакльгә килгән китап укучылар белән аралашачак, автограф-сессия булачак. Спектакльдән соң  актерлар һәм иҗади төркем белән тамаша хакында фикер алышачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10