ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад

Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәт хакы буенча 3 миллионнан артык бурыч түләгән

19 февраль 2018, 21:48

Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәт хакы буенча 3 миллионнан артык бурыч түләгән   Республиканың дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе 473 эшчегә хезмәт хакын биргән.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе үз хезмәткәрләре алдындагы хезмәт хаклары буенча 3 млннан артык бурычын түләгән. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Хезмәткәрләргә бурыч Халыкның тормыш, хезмәт дәрәҗәсен күтәрү һәм чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм хезмәтләрен куллану халыкара республика комиссиясе катнашканнан соң гына хәл ителде. Саба районы “ТрансАгро” хезмәткәрләренә 1,5 млн, Кукмара районы “Тукай агрофирмасы” – 500 мең, Кукмара районының “Дуслык” җәмгыяте 1 млн, Яшел Үзәннең “Восход”ы 233,5 мең сум бурычын түләде”, – диелгән хәбәрдә.

Республиканың дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе 473 хезмәткәргә хезмәт хаклары буенча бурычын түләгән. Хезмәт хакларын түләтү буенча көрәш Татарстанда өстенлекле мәсьәлә булып тора. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы атнага ике тапкыр республика мониторингы мәгълүматларын бастыра. Ведомство республика халкына хезмәт хакы тоткарланганда, оператив рәвештә хәбәр итәргә тәкъдим итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10