ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Хәвеф-хәтәр

Казанда автобус Спортның су төрләре сарае янындагы багананы аударган

19 февраль 2018, 19:51

Казанда автобус Спортның су төрләре сарае янындагы багананы аударган Юл-транспорт һәлакәтендә “Рено Каптюр” автомобиле зыян күргән.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдән файдаланучылар Спортның су төрләре сарае янында кызыл автобус белән булган һәлакәт фотоларын куйган.

Юл-транспорт һәлакәте Казанда бүген көндез булган. Фотоларга караганда, автобус баштан Рено Каптюр” автомобиле белән бәрелешеп, юл кырыена очып чыккан һәм баганага барып бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә француз чит ил машинасы нык зыян күргән. Аның багажник капкачы, арткы бамперы һәм фаралары яньчелгән.

Һәлакәттә зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10