ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алдылар

19 февраль 2018, 19:36 , Фото: Яков Абрамов

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алдылар Чарада Альберт Әсәдуллин татар җырларын башкарды.

(Санкт-Петербург, 19 февраль, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендәге “Татар кунак бүлмәсе” (Татарская гостиная) проекты кысаларында Муса Җәлил укулары узды. Чара Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, татар җәмәгатьчелеге һәм китапханәнең уртак проекты. Анда 70тән артык кеше катнашты.

Хатын-кызларның күбесе чарага милли кием – калфак киеп килгән иде. Чарада төп чыгыш ясаучыларның берсе – Иниатулла Кутуев Муса Җәлилнең соңгы көннәре турында сөйләде.

Татарстанның Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин әйтүенчә, Санкт-Петербургта татарлар сан буенча башка күп кенә халыклардан калыша. 2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча төньяк башкалада 32 мең татар яши. Әмма шул ук вакытта һәр өлкәдә күренекле татарлар бар. Ренат Вәлиуллин сынлы сәнгать өлкәсендә билгеле шәхесләр булганын аерып атап әйтте. “Бер дәвердә без аларның картотекасын эшли башлаган идек, алар 40тан артып китте. Шул ук вакытта без аларның милләткә бәйләнешен дә күрәбез”, - диде ул.

Даими вәкил әйтүенчә, китапханәдә мондый чаралар ай саен үткәреп барыла.

Китапханә хезмәткәре Надежда Добрянская әйтүенчә, китапханәдә сакланган татар китапларын өйгә яздырып алырга мөмкин. Монда хәзерге заман язучыларның китаплары да, классикларның да китаплары бар. Надежда Добрянская әйтүенчә, “Татар кунак бүлмәсе” китапханәнең иң актив проектларының берсе. "Татар кунак өе" проекты кысаларында ай саен чаралар уздырыла. Надежда Добрянская әйтүенчә, соңгы елларда татар проектларына кызыксыну арткан. "Фирая Рәшитова Галимҗан Барудига багышлап әзерләгән чарада грузин, фин, мари халыкларының вәкилләре булды. Петербургны төзүнең беренче көннәрендә үк татарлар бик актив эшчәнлек алып барган. Безнең мәдәниятләр һәрвакыт бер-берсен үзара баеткан”, - диде Надежда Добрянская.

 

Чарада Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар һәм герой-шагыйрь турында документаль фильм карадылар. Җырчы Альберт Әсәдуллин чыгыш ясап кына калмады, татар халык җырларын да башкарды. Аның чыгышын катнашучылар алкышларга күмде. “Мин татар халык җырларын башкарганда туган ягымны искә төшерәм, - диде Альберт Әсәдуллин. – Мин инде мәрхүмә әниемне искә төшерәм”.

Кичәнең азагында татар чараларын оештыруга ярдәм иткән өчен китапханә вәкиле Надежда Добрянскаяга татар кызы киемнәрен бүләк иттеләр. Милли хәрәкәт ветераны Шамил Әхмәтшин, үзенең күптән түгел генә кече Хаҗ – Гомрәдән кайтканын искәртеп үтте һәм кичәне алып барган Иниатулла Кутуевка зәмзәм суы бүләк итте.

Мондый чараларда актив катнашучы филолог Фирая Рәшитова да кичәгә татар милли киеменнән килгән. “Мин татар кызы булып тудым, татар теле белән үстем. Татар телен җыр кебек яратам. 15 февральдә чараны алып бардым. Үз телебезне искә алабыз. Муса Җәлил турында бөтен нәрсә әйтелгән кебек. Әмма Җәлил турында сүз барганда, русчамы ул, татарчамы - Җәлил телендә сөйләшәбез”, - диде ул.

“Безнең каһарманнарыбызны хөрмәтләүләре горурлык хисләре уята. Бу каһарманнарның безнең өчен көрәшеп кенә калмаган, безнең халкыбызны да данлаган. Татар халкының исемен күтәрделәр. Бу - яшьләрне тәрбияләү һәм халыкны берләштерү өчен яхшы алым”, - дип бәяләде бу чараны рәссам Илдус Вахитов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10