ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар артуы дәвам иткән

19 февраль 2018, 19:06

Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар артуы дәвам иткән  12нән 18 февральгә кадәр республикада 18 мең 30 авыручы кеше теркәлгән.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар артуы дәвам иткән. 12нән 18 февральгә кадәр 18 мең 30 авыручы теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр дә республикада ОРВИ белән авыручылар саны артуы теркәлгән булган. 5нән 12 февральгә кадәр мең кешегә артып, атна эчендә яңа авыручылар саны 17 мең 562 кешене тәшкил иткән.

Ә 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр авыручылар саны 1,5 мең кешегә арткан.

Авыручылар саны артуга карамастан, бүгенге көндә Татарстан халкы арасында авыру дәрәҗәсе эпидемиология баскычыннан 22,6 процентка түбән, дип аңлатма бирә ведомство хезмәткәрләре.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10