ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Икътисад

Рөстәм Миңнехановка синтетик сумала заводы проектын тәкъдим иттеләр

19 февраль 2018, 18:19

Рөстәм Миңнехановка синтетик сумала заводы проектын тәкъдим иттеләр  Татарстан Инвестиция советы президиумына елына 200 мең тонна продукция җитештерә алырлык завод проектын презентацияләделәр.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Инвестиция советы президиумы утырышы узды. Татарстан Президентына яңа инвестиция проектларын презентацияләделәр. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүгенге көндә төбәктә территорияләрне икътисади яктан үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Бу махсус икътисади зоналар гына түгел, башка инфраструктура буенча да шулай. Шулай итеп, Чаллыдан тыш, тагын Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын алды. Бу зур һәм кече инвестиция проектларын тормышка ашыруды бик яхшы перспектива”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Инвестиция советы президиумы әгъзалары Яшел Үзәндә лифт һәм травалатор җиһазларын җитештерүне булдыру проектын карады һәм хуплады.

Шулай ук елына 200 мең тонна продукция җитештерә алырлык сумала заводы проекты тәкъдим ителде. Совет әгъзалары шулай ук киләсе ел ахырында ачылачак “КАМАЗ” музее булдыру идеясен дә хуплады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10