ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала
Казанга Герхард Шредер килә

Татар дөньясы

Кырым татарларының тулы тарихы языла

19 февраль 2018, 17:09

Кырым татарларының тулы тарихы языла Татарлар тарихының 7 томлыгы Кырым галимнәренә бу эштә үрнәк булып торачак, ди проект авторлары.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Кырым татарларының тулы тарихын чагылдырган хезмәт әзерләнәчәк. Проектны Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Кырым фәнни үзәге галимнәре башкарачак. Бу хакта Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының директоры Рафаиль Хәкимов Кырым фәнни үзәге тарафыннан әзерләнгән һәм нәшер ителгән тарихи басмалар тәкъдим итү чарасында хәбәр итте.

“Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында 2014 елда эшли башлаган Кырым фәнни үзәгендә 5 штат берәмлеге генә, анда 15 галим эшли, - ди Рафаиль Хәкимов. - Иң куандырганы - коллектив бар, алар барысы да яшьләр. Минем өчен иң мөһиме - алар дөньякүләм дәрәҗәгә чыгып эшли ала. Моны галимнәр нәшер иткән басмалар да дәлилли. Кырымның тарихи архитектура һәйкәлләрен барлыйлар - алар хәзер дәүләт сагына кертелә. И.Гаспринский хезмәтләрен туплап чыгардылар. Әлеге хезмәт бөтен төрки халык өчен әһәмиятле. Үзәк тарафыннан нәшер ителгән тарихи китаплар, алда башкарыласы олы хезмәткә нигез булып тора. Якын киләчәктә Кырым тарихы, Кырым халыкларының тарихы язылачак. Бу катлаулы проектны да коллегаларыбыз башкарып чыгачакларына ышанам”.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым фәнни үзәге бүлеге җитәкчесе Эльдар Сейдаметов “Татар-информ” хәбәрчесенә "Кырым татарлары тарихы"н, "Татар тарихы" хезмәте кебек үк тирән мәгълүматлы итеп эшләргә җыенулары хакында әйтте. "Ш.Мәрҗани институты белән берлектә әзерләнгән хезмәтләребезне Кырымда яратып кабул иттеләр, зур тарихыбызны чагылдырган проектны да кырым татарлары күптән көтә," - диде Кырым кунагы.

Исегезгә төшереп узабыз, 7 томнан торган “Татар тарихы” энциклопедиясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының 1996 елда ук, төп стратегик проекты булып саналды. Бу хезмәткә Татарстан галимнәре белән бергә Россия чит ил тарихчылары да җәлеп ителде. 19 ел дәвамында язылган хезмәт рус телендә нәшер ителде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10