ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Җәмгыять

Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, Чаллыда ике шәхси балалар бакчасы ябылган

19 февраль 2018, 12:07 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, Чаллыда ике шәхси балалар бакчасы ябылган Шәхси бакчаларга карата төп дәгъва ашханә эшен оештыруга кагыла.

(Чаллы, 19 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Узган елда Чаллыда суд карары нигезендә ике шәхси балалар бакчасы («Юниор» һәм «Сами с усами») ябылган. Автокаланың баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Санитар табибларның шәхси бакчаларга карата төп дәгъвасы ашханә эшен оештыруга кагыла. Биредә еш кына кухня кирәк-яраклары җитәрлек булмаганлыктан, чи һәм әзер продуктларны турау өчен бер үк кораллар һәм өстәлләр кулланыла. Ризык әзерләү һәм савыт-саба юу процессына карата да дәгъвалар бар.

Мондый бакчаларда хезмәткәрләргә бәйле проблема да юк түгел. Аларда еш кына тәрбиячеләр җитми. Шуның аркасында алар кухняда да эшли, төркемнәрдә җыештыру белән дә шөгыльләнә, өстәвенә дәресләр дә үткәрә, дип искәртте Бариев.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Илгизәр Бариев белән килеште. Чаллы башлыгы сүзләренчә, шәхси балалар бакчалары муниципаль мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар җитмәүгә бәйле проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әмма алар даими контрольдә булырга тиеш.

«Беренче чиратта, ашханәне тикшерергә кирәк. Арчадагы хәл кабатланмасын өчен, гап-гади таләпләрне үтәү зарур», - диде Наил Мәһдиев.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10