ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Җәмгыять

Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар

19 февраль 2018, 11:31 , Фото: Рамиль Гали

Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар Барлык мөрәҗәгатьләр буенча закон тарафыннан билгеләнгән срокта һәрьяклап һәм объектив тикшерү үткәреләчәк.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 20 февральдә Татарстан тикшерү комитеты бүлекчәләрендә хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга теләгән гражданнарны кабул итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү бүлекчәләре җитәкчеләре гражданарны тикшерү бүлекләре урнашкан адрес буенча 9.00-12.00 сәгатьләрдә кабул итәчәк.

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да закон тарафыннан билгеләнгән срокта һәрьяклап һәм объектив тикшерү үткәреләчәк.

Кабул итүгә территориаль бүлекчәләр, шулай ук тикшерү идарәсе аппараты телефонары буенча язылырга мөмкин: (843) 221-74-57; 221-74-14; 221-75-27. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10