ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде
Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә

Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин Кизлярда һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты

19 февраль 2018, 11:16 , Фото: Салават Камалетдинов

Камил хәзрәт Сәмигуллин Кизлярда һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты «Алар илебездә милләтара һәм конфессияара татулыкны какшатырга омтыла», - ди республика мөфтие.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кизлярда һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.

«Вак җанлы кеше кулыннан хатын-кызлар – үз балаларының әниләре, әти-әниләренең газиз кызлары, кемнеңдер апалары һәлак булды. Бер гаепсез кешеләрнең җанын кыйган бандит ислам битлеге артына яшеренгән һәм шуның белән ул тынычлык сөюче динебезнең абруен төшерде. Аның милләте дә, иманы да юк», - дип искәртә Камил хәзрәт Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Аның фикеренчә, әлеге акциянең бердәнбер максаты – Россия җәмгыятен тотрыксызландыру. «Алар илебездә милләтара һәм конфессияара татулыкны какшатырга омтыла», - ди республика мөфтие.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, җинаятьче Георгий Победоносец чиркәвеннән гыйбадәттән чыгып килгән кешеләргә ау мылтыгыннан ут ача. Нәтиҗәдә, дүрт хатын-кыз шунда ук һәлак була, бишенчесе соңрак хастаханәдә үлә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10