ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Мәдәният

#атнабай флешмобына Башкортстаннан да кушылдылар

19 февраль 2018, 18:49

#атнабай флешмобына Башкортстаннан да кушылдылар Тәтешле районы Аксәет һәм Илмәт мәктәп укучылары Әнгам Атнабаев шигырьләрен укый.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет һәм Илмәт мәктәп укучылары да кушылды.

Әлеге флешмобта катнашучыларны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин. Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

 

 

Исегезгә төшерәбез: #атнабай флешмобында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10