ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Мәдәният

Башкорт җырчысы Әлфия Нигъмәтуллина «Биир Кун» этно-поп җыр бәйгесендә лауреат булды

19 февраль 2018, 09:44

Татарстаннан Айдар Сөләйман Гран-прига лаек булды.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Якутиядә «Биир Кун» I телевизион этно-поп җыр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Башкортстан вәкиле Әлфия Нигъмәтуллина әлеге конкурста икенче премиягә лаек булды, аның күләме 200 мең сум тәшкил итә.

Жюри составында танылган башкорт композиторы Нур Даутов та бар иде. Жюри әгъзалары читтән торып тавыш бирде, урыннарны язмалар буенча билгеләделәр. Татарстаннан Айдар Сөләйман Гран-прига лаек булды. Тыва вәкиле Сәйдәш Монгуш – беренче, Бурятиядән Дулма Сунрапова өченче урынны яулады. Бәйгедә 11 төбәкнең вәкилләре катнашты. Артистларның чыгышлары 2018 елның 15 гыйнварыннан 11 февраленә кадәр конкурста катнашкан төбәкләр һәм илләрнең телевидениесендә трансляцияләнде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10