ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Казанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны җиде процентка кимегән

19 февраль 2018, 09:20 , Фото: metshin.ru

Казанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны җиде процентка кимегән 2017 елда хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр арасында үлем-китем күрсәткече сигез процентка диярлек азайган.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Узган елда Казанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны 6,8 процентка кимегән, дип хәбәр итте Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

«Иртә стадиядә ачыкланган яман шеш очраклары – 3,3, бер ел эчендә якты дөнья белән хушлашучылар саны һәм чирнең азып китү очраклары 4,8 процентка кимегән», - дип өстәде Хәлфиев.

2017 елда үлем-китем очраклары, 2016 ел белән чагыштырганда, 4 процентка диярлек, ә хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр арасында әлеге күрсәткеч 7,8 процентка азайган. Балалар арасында үлем-китем очраклары Европаның алга киткән илләре дәрәҗәсендә саклана һәм исәп-хисап елында ул 1 мең сабыйга 4,1 промилле тәшкил иткән, диде Хәлфиев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10