ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Фән һәм мәгариф

Кайбыч кызы рус телле балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасында уңыш яулады

19 февраль 2018, 03:00

Кайбыч кызы рус телле балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасында уңыш яулады Ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.

(Кайбыч, 19 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районы Федоровское мәктәбенең 11 класс укучысы Евгения Моисеева берничә ел рәттән рус телле балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасында уңыш яулый. Быел да ул әлеге фәнне яратып өйрәнүен һәм яхшы белүен раслады, дип яза җирле басма. 

Казан шәһәренең "Дуслык" олимпиада үзәгендә узган олимпиадада Евгения Моисеева Кайбыч районыннан берүзе катнашты һәм призер булды. Ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Евгенияне олимпиадага әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Камалиева Мактау кәгазенә лаек булды .


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10