ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Фән һәм мәгариф

Азнакайның Уразай авылында Ватанны саклаучылар көнен "Аҗаган" белән каршыладылар

18 февраль 2018, 21:44 , Фото: Фәйрүзә Сәмәрканова

Азнакайның Уразай авылында Ватанны саклаучылар көнен Укучы балаларның өлкәннәр үрнәгендә матур бәйрәмдә катнашуы үзе зур бүләк булды, ди оештыручылар.

(Азнакай районы, Уразай, 18 февраль, "Татар-информ", Фәйрүзә Сәмәрканова). Бүген, 18 февральдә,  Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәп филиалы - Уразай авылы башлангыч мәктәбе укучылары өчен Уразай авылында "Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган бәйрәм уздырылды. Бәйрәмне авылның мәдәният йорты директоры Гөлфия Әхмәтҗанова тәкъдиме белән, мәчет катнашында авыл Советы оештырды.

Укучылар, ике командага бүленеп,  “Аҗаган” уенында катнашты. Алдан ук "Югары оч" һәм "Түбән оч" командалары яшел һәм зәңгәр төстәге погоннар ясадылар. Аҗаганчылар, яшерелгән “мина”ларны, байракны эзләп, күп кар актарды. Бу уенда дуслык җиңде.

Бәйрәмгә халык күп килде. Солдат кухнясында тамак ялгаганнан соң, ветераннар “Тимер чана”, “Сарман вальсы” кебек җырлар башкардылар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ригель Әхмәтҗанов белән Гөлфия Әхмәтҗанова тамашачыларга халкыбызның моңлы җырларын бүләк иттеләр. Нәсимә апа, Зөлфия апа, Миңлегәрәй абыйның җырлавын халык яратып тыңлады.

Шул арада чаңгы ярышы уздырылды.

Истәлекле бүләкләр алгач, өйләргә таралыштык. Укучы балаларның өлкәннәр үрнәгендә матур бәйрәмдә катнашуы үзе зур бүләк булды, ди оештыручылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10