ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Рәсми Татарстан, Спорт

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

18 февраль 2018, 17:20 , Фото: Илнар Төхбәтов

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчы Андрей Ларьковка, Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбега, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровка, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиевка, Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Юсуп Якуповка, 4 нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Махаловка котлау телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов аларны Пхёнчханда Олимпиадада ир-атлар эстафетасында көмеш медаль алу белән котлады һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Пхенчханда Олимпиадада ир-атлар чаңгы эстафетасында көмеш медальләр алу белән котлауны кабул итегез, - диелгән телеграмма текстында. – Чаңгычыларга һәм бу искиткеч нәтиҗәгә ирешүгә үз өлешләрен кертүчеләргә, илебез һәм талантлы спортчылар өчен әйтеп бетермәслек горурлык хисе өчен рәхмәт. Алар гади булмаган шартларда да югары дәрәҗә һөнәри осталыкларын һәм ихтыяр көченә ия булуларын күрсәтте.

Татарстанлылар бу эстафете геройларының берсе безнең якташ Андрей Ларьков булуына бик шат.

Республика халкы һәм шәхсән үз исемемнән Андрейга, аның беренче тренеры Владимир Александрович Махаловка, спортчы өчен чын күңелдән җан атучыларга "яңа үрләр яулауны һәм уңышлар" телим.


Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов”, диелә котлау телеграммасында.

Андрей Ларьков - Татарстан вәкилләреннән Олимпиадада медаль алган өченче спортчы. Шулай ук фигуралы шуу буенча Евгения Тарасова - көмеш, ә чаңгычы Анна Нечаевская бронза медаль яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10