ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак
Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде

Җәмгыять, Төп яңалыклар

18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

18 февраль 2018, 21:00

18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татарстан спортчысы Пхёнчханда көмеш медаль яулады, Айдар Сөләйманов Якутиядә конкурста җиңде, Әлмәт театры Казанга гастрольгә килде.

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады/Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

“Мирас” татар музыкасы фестиваленең беренче концерты Фуат Мансуров истәлегенә багышланды/ Концерт кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында аншлаг белән узды.



Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды/ «Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.



Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль яулады/ Спортчы Россия җыелма командасында чаңгы ярышларында 2нче булды.



Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды/ Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.

Бүген Әлмәт театрының Казан гастрольләре башлана/ Афишада – театрның касса җыя торган премьералары.

#атнабай флешмобына Зәйнәб Фәрхетдинова кушылды/Татарстанның халык артисты Әнгам Атнабаевның "Ромашкалар" шигырен укый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10