ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә 30дан артык авиарейс тоткарланган һәм расписаниедән алынган

18 февраль 2018, 16:21

Мәскәүдә 30дан артык авиарейс тоткарланган һәм расписаниедән алынган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башкала идарәсе кар явуы, бозлавык һәм күз күреме начарлануы турында кисәтү таратты.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Һава шартлары начарлану сәбәпле, Мәскәү аэропортларында 31 рейс тоткарланган һәм расписаниедән алынган. Бу хакта «Яндекс.Расписание» сервисының сәгать 10дагы мәгълүматларына сылтама белән RT хәбәр итә.

Шереметьево аэропортында 11 рейс тоткарланган. Домодедовода 6 рейс тоткарланган һәм тагын 13е очыштан алынган. Внуковода бер рейс тоткарланган.

Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башкала идарәсе кар явуы, бозлавык һәм күз күреме начарлануы турында кисәтү таратты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10